Белгечләр укучыларның гаджетлар куллану вакытын чикләргә киңәш итте

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) укучыларның гаджетларны куллану вакытын чикләргә киңәш итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Бүгенге белем бирү процессы интерактив төс ала бара. Шуңа күрә, мәсәлән, 1-3 сыйныф укучылары өчен дәрестә интерактив тактаны куллану 20 минуттан, ә 4-11 сыйныфлар өчен — 30 минуттан артмаска тиеш. Укыту фильмнарын һәм программаларын күрсәткәндә, биш-җиде яшьлек балаларга 5-7 минут, 1-4 сыйныф укучылары өчен — 10 минут, 5-9 сыйныфлар өчен — 15 минуттан артмаска тиеш.

1-2 сыйныф укучыларына персональ компьютер белән 20 минут, 3-4 сыйныфларда — 25 минут, 5-9 сыйныфларда — 30 минут, 10-11 сыйныфларда — 35 минут кулланырга тәкъдим ителә.

1-2 сыйныфларда планшетларны 10 минуттан да озаграк кулланырга ярамый, 3-4 сыйныфларда — 15 минут, 5-11 сыйныфларда — 20 минут, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү