Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» клубын 12нче тапкыр Россия кубогын оту белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Казанның «Зенит-Казан» клубын 12нче тапкыр Россия кубогын отуы белән һәм 2023 елда өченче тапкыр чемпион булуы белән котлады.

Финал матчында Алексей Вербов командасы Мәскәүнең «Динамо» клубын 3:1 исәбе белән отты.

«Матч көндәш мәйданында Мәскәүдә узуга карамастан, безнең егетләр ышанычлы җиңү яулады. Бу – «Зенит»ның 2023 елда өченче чемпионлыгы – Россия Суперлигасы һәм Суперкубогыннан соң. Волейболчыларны һәм аларның бөтен җанатарларын әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлыйм. Егетләргә матур уеннары өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!» — дип язган ул телеграм-каналында.

 


Фикер өстәү