Россиядә Яңа ел каникулында коронавируслы пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр икеләтә арттырыла.
«Ял көннәрендә эшли торган һәр медицина хезмәткәренә түләүләр икеләтелгән тариф буенча исәпләнәчәк», — диде «Россия-1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» тапшыруында Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Россия Финанслар министрлыгында бу максатларга акча билгеләнгән булуын расладылар.
Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, «кызыл зона»да эшләүчеләр түләүләрне киләсе ел азагына кадәр алачак.