Апа белән сеңел

Кышка аяк басар алдыннан без ел саен Балык Бистәсе районындагы Кече Әшнәк авылына кунакка кайтабыз. Сәбәбе дә бар:  нәни  апабызның  туган көне.  Нәни апа дигәнебез – каенанамның  сеңлесе Мәсхүдә апа.  Рәшидә әниебез  авылда җәй көне генә яшәгәнлектән, элегрәк әби-бабайдан калган йортны кышка әзерләп, бикләп килү йоласы да иде ул. Хәзер инде Мәсхүдә апа үзе дә, озын кышкы кичләрдә ялгыз утырудан кыенсынып, сәламәтлеге дә азрак какшау сәбәпле,  район үзәгендәге кызлары Лилия гаиләсендә кыш чыгуны кулайрак күрә. Шулай итеп, ике нигез берьюлы ак карга күмелеп кала.

Әмма сүзем ул хакта түгел. Картлык көннәрендә ике әбекәйнең бер-берсенә терәк булып, аларга карап, бала-оныкларның бер бөтен булып яшәүләре сокландыра мине. Әни белән нәни апаның язмышлары да бертөрлерәк булды. Икесенең дә ирләрен фаҗигә йолып алды: Рәхмәтулла абый 50 яше тулган көннәрдә урман кискәндә агач астында калды, әти машинага тапталып үлде. Менә шул вакытларда нәни апага ярдәм бигрәк тә кирәк булды. Хатын-кыз ирсез калдым дип тормый бит инде ул, бигрәк тә авыл җирендә.  Сыерын да асрый, бер көтү сарык, кош-корт та ишегалдында чемченеп йөри. Шулай булмый хәл дә юк. Ике кызны укытырга да, башлы-күзле итәргә дә кирәк иде. Апасының өч улы иң зур ярдәмче булды аның өчен. Йорт-җирне дә караштылар, колхоз бүлеп биргән җирдә печәнен дә чаптылар, бәрәңгене дә алыштылар. Хәтерлим әле: кайчакларда бәрәңге бакчасында 20шәр кеше була идек. Олыраклар казый, бала-чага җыя, көчлерәкләре капчык белән ташып урнаштыра… Эшкә ярамый дигәннәре дә тик тормый: капкалап алырга дип, бакча уртасында өстәл ясый, Мәсхүдә апа чәй чыгара. Эш түгел, бәйрәм иде ул. Яшьрәк чакта, эшләү сәбәпле, әбиләренә Казанга кайта-китә йөрергә туры килгәч, үз балаларыбыз да җәйләрен Мәсхүдә апа йортына сыену ягын карыйлар иде. Башта кичләрен Лилия апалары белән йөрсәләр, аннан үзләре генә клубка чыккаладылар. Безнең күңел тыныч иде. Тик менә нәни апаларының гына төн йокыларын качырган булып чыктылар. «Ул-бу булмасын дип, бик курка идем. Балалар ишегалдына кергәнче, бер тәрәзәдән икенчесенә йөреп үтә иде вакытым. Аннан, кыенсынмасыннар дип, тиз генә урыныма кереп ята идем. Янәсе, мин күптән йоклыйм», – дип, соңыннан гына сөйләде. Бу халәтен безгә түгел, кызларга да сиздермәгән.

Нык иде нәни апа заманында. Авылда кайчандыр бригадир булып эшләгән. Олыгая төшкәч, мәктәптә җыештыручы, пешерүче булды. Авылдагы бар бала-чага аның өчен үзенеке иде.  Ир-атлар белән бер рәткә басып эшләр, эх тә итмәс иде ул. Гел-гел кешегә ялынып йөреп булмый дип, кулына чүкеч-балта тотарга да өйрәнде. Берзаман шулай  без кайткан төшкә өйалды ясап куеп, барыбызны да шаккатырды.

Әни дә, пенсиягә чыккач, җәй буена авылда яшәргә өйрәнеп китте. Кирәкми, азапланып йөрмә дип үгетли-үгетли, үзебез үк бакча тутырып бәрәңге утыртабыз. Ул яшелчәсе тагын! Бер карыш җирне дә буш калдырасы түгел, рөхсәт юк. Авыл психологиясе. Кызлар тормыш корып, оныклар пәйда булгач, авылга йөрүләребез генә азрак чикләнде. Әби-бабай янына дип, ял көннәрендә үз оныкларыбыз килә башлады. Хәер, бер дә аптырарлык булмады үзе, кирәк булса, без югында Мәсхүдә апаның кызлары, кияүләре ярдәмнән калдырмый әниебезне. Нәни апа да, үзе әйтмешли, көненә әллә ничә катлый төп нигезне.

Рәхәт тә, кызык та гомер кичерә әбиләребез. Газеталар укыйлар, телевизор карыйлар,  берәр нәрсәгә фикерләре капма-каршы булса, бәхәсләшеп китәргә, ул гына да түгел, үпкәләшеп алырга да күп сорамыйлар. Сүздән сүз чыгып, бер кирәкмәгәнгә килеп чыга инде андый хәлләр. Дуслашулары да тиз була. Әле генә табадан төшкән берәр тәмле ризык белән бергәләп чәй эчү барысын да хәл итә. Шулай булмыйни! Күптән ике генә бөртек калган бит инде алар. Энеләре Фәйзрахман 21 яшендә үк салкын тиеп үлеп киткән, Азия исемле туганнары да яшьли бакыйлыкка күчте. Аларны бик сагыналар, гел искә алып сөйләшәләр, догаларыннан калдырмыйлар.

Кыш – әбиләр өчен сагыну чоры. Икесендә дә кесә телефоны. Чынлап та, исемен җисеменә туры китереп, алар аны кесәдә генә йөртәләр. Алай-болай бер-берсенең шалтыратканын ишетми калсалар, борчылуларына чик-чама булмый чөнки. «Ике тапкыр шалтыраттым. Мәсхүдә телефонын алмый. Авырып китмәгәндер инде. Телефоны никтер эшләми…»  Мондый вакытта балалар, оныклар ярдәмгә килә. Кем аша булса да, әбиләр бер-берсен табышалар, исән-сау булуларын белгәч, бик  шатланышалар. Бу безнең өчен дә бик кирәк. Әбиләр шундый туганчыл булгач, башкалар белән дә элемтәне өзәргә юл куймыйлар. Әвәрә килеп, бәйрәм итеп ятуларыбыз да – шуның бер дәлиле.

Җиргә ак кар яуган саен, Әшнәктәге йортлар күз алдына килә. Сукмаклар күмелгәндер, эзләр югалгандыр инде. Нишлисең, бик күп авыл йортлары шундый язмышка дучар. Җәйгә булса да, капкалар ачылсын иде әле, сукмакларга чирәм үсмәсен, әбиләребез эзләрен яңартып торсыннар иде. Нәни апаның туган көненә кайткан саен, без әнә шундый теләкләр белән китәбез.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Апа белән сеңел” язмасына фикерләр

Фикер өстәү