• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Лаешта – дөнья беренчелеге. Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша?

    Лаешта – дөнья беренчелеге. Батырлар кайсы Сабан туенда бил алыша?

    Айгөл Әхмәтгалиева:  «Минем турында китап язылмас…»

    Айгөл Әхмәтгалиева: «Минем турында китап язылмас…»

    Чүп өчен бүләк. Татарстанда «ЭкоЯз» җиңүчеләрен котладылар

    Чүп өчен бүләк. Татарстанда «ЭкоЯз» җиңүчеләрен котладылар

    Көрәшче Гөлназ Ганиева: «Хатын-кыз эше түгел бу»

    Көрәшче Гөлназ Ганиева: «Хатын-кыз эше түгел бу»

    Гөлфия Мәгъсүмова: «Сынаулар тикмәгә бирелми»

    Гөлфия Мәгъсүмова: «Сынаулар тикмәгә бирелми»

    70 яшьлек студент Илфат Әскәров: «Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый бит ул»

    70 яшьлек студент Илфат Әскәров: «Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый бит ул»

    Марат Кәбиров: «Уңыш серен белмим»

    Марат Кәбиров: «Уңыш серен белмим»

    «Гомеремне изге эшкә багышлавыма сөенеп туя алмыйм»

    «Гомеремне изге эшкә багышлавыма сөенеп туя алмыйм»

    Санлашу Казаннан башлана

    Санлашу Казаннан башлана

    Финанс министры Радик Гайзатуллин: «Акча тәртип таләп итә»

    Финанс министры Радик Гайзатуллин: «Акча тәртип таләп итә»

    Йортында музей ясаган Илсур Касыймов: «Бабамның бабасы тапкан мамонт теш казнасы да бар монда»

    Йортында музей ясаган Илсур Касыймов: «Бабамның бабасы тапкан мамонт теш казнасы да бар монда»

    Тели белсәң – теләк: Чаллы татар дәүләт драма театры премьерасы тамашачыны битараф калдырмый

    Тели белсәң – теләк: Чаллы татар дәүләт драма театры премьерасы тамашачыны битараф калдырмый

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Җиләкле рецептлар: кайнатма, джем, как

    Җиләкле рецептлар: кайнатма, джем, как

    Комедон, акне, папула. Алар нинди авырулар турында кисәтә?

    Комедон, акне, папула. Алар нинди авырулар турында кисәтә?

    Үрмәле розаны ничек үстерергә?

    Үрмәле розаны ничек үстерергә?

    Йомырка порошогы – табигый ризыкмы?

    Йомырка порошогы – табигый ризыкмы?

    Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Табиб аңлата

    Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч? Табиб аңлата

    Имтиханга кергәндә укыла торган дога

    Имтиханга кергәндә укыла торган дога

    Редискадан җәйге салат РЕЦЕПТЫ

    Редискадан җәйге салат РЕЦЕПТЫ

    Һәр эшнең – үз вакыты: җәй башында бакчада ниләр эшләргә?

    Һәр эшнең – үз вакыты: җәй башында бакчада ниләр эшләргә?

    Байлык һәм мәхәббәт чәчәген ничек дөрес үстерергә?

    Байлык һәм мәхәббәт чәчәген ничек дөрес үстерергә?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (02.06.2023)

    ТР Законнары (03.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (02.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (29.04.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (20.04.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (13.04.2023)

    ТР Законнары (06.04.2023)

    ТР Законнары (03.04.2023)

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Апа белән сеңел

- ieditor
20.12.2021
- Җәмгыять
1
Апа белән сеңел
0
Карулар
Share on Twitter

Кышка аяк басар алдыннан без ел саен Балык Бистәсе районындагы Кече Әшнәк авылына кунакка кайтабыз. Сәбәбе дә бар:  нәни  апабызның  туган көне.  Нәни апа дигәнебез – каенанамның  сеңлесе Мәсхүдә апа.  Рәшидә әниебез  авылда җәй көне генә яшәгәнлектән, элегрәк әби-бабайдан калган йортны кышка әзерләп, бикләп килү йоласы да иде ул. Хәзер инде Мәсхүдә апа үзе дә, озын кышкы кичләрдә ялгыз утырудан кыенсынып, сәламәтлеге дә азрак какшау сәбәпле,  район үзәгендәге кызлары Лилия гаиләсендә кыш чыгуны кулайрак күрә. Шулай итеп, ике нигез берьюлы ак карга күмелеп кала.

Әмма сүзем ул хакта түгел. Картлык көннәрендә ике әбекәйнең бер-берсенә терәк булып, аларга карап, бала-оныкларның бер бөтен булып яшәүләре сокландыра мине. Әни белән нәни апаның язмышлары да бертөрлерәк булды. Икесенең дә ирләрен фаҗигә йолып алды: Рәхмәтулла абый 50 яше тулган көннәрдә урман кискәндә агач астында калды, әти машинага тапталып үлде. Менә шул вакытларда нәни апага ярдәм бигрәк тә кирәк булды. Хатын-кыз ирсез калдым дип тормый бит инде ул, бигрәк тә авыл җирендә.  Сыерын да асрый, бер көтү сарык, кош-корт та ишегалдында чемченеп йөри. Шулай булмый хәл дә юк. Ике кызны укытырга да, башлы-күзле итәргә дә кирәк иде. Апасының өч улы иң зур ярдәмче булды аның өчен. Йорт-җирне дә караштылар, колхоз бүлеп биргән җирдә печәнен дә чаптылар, бәрәңгене дә алыштылар. Хәтерлим әле: кайчакларда бәрәңге бакчасында 20шәр кеше була идек. Олыраклар казый, бала-чага җыя, көчлерәкләре капчык белән ташып урнаштыра… Эшкә ярамый дигәннәре дә тик тормый: капкалап алырга дип, бакча уртасында өстәл ясый, Мәсхүдә апа чәй чыгара. Эш түгел, бәйрәм иде ул. Яшьрәк чакта, эшләү сәбәпле, әбиләренә Казанга кайта-китә йөрергә туры килгәч, үз балаларыбыз да җәйләрен Мәсхүдә апа йортына сыену ягын карыйлар иде. Башта кичләрен Лилия апалары белән йөрсәләр, аннан үзләре генә клубка чыккаладылар. Безнең күңел тыныч иде. Тик менә нәни апаларының гына төн йокыларын качырган булып чыктылар. «Ул-бу булмасын дип, бик курка идем. Балалар ишегалдына кергәнче, бер тәрәзәдән икенчесенә йөреп үтә иде вакытым. Аннан, кыенсынмасыннар дип, тиз генә урыныма кереп ята идем. Янәсе, мин күптән йоклыйм», – дип, соңыннан гына сөйләде. Бу халәтен безгә түгел, кызларга да сиздермәгән.

Нык иде нәни апа заманында. Авылда кайчандыр бригадир булып эшләгән. Олыгая төшкәч, мәктәптә җыештыручы, пешерүче булды. Авылдагы бар бала-чага аның өчен үзенеке иде.  Ир-атлар белән бер рәткә басып эшләр, эх тә итмәс иде ул. Гел-гел кешегә ялынып йөреп булмый дип, кулына чүкеч-балта тотарга да өйрәнде. Берзаман шулай  без кайткан төшкә өйалды ясап куеп, барыбызны да шаккатырды.

Әни дә, пенсиягә чыккач, җәй буена авылда яшәргә өйрәнеп китте. Кирәкми, азапланып йөрмә дип үгетли-үгетли, үзебез үк бакча тутырып бәрәңге утыртабыз. Ул яшелчәсе тагын! Бер карыш җирне дә буш калдырасы түгел, рөхсәт юк. Авыл психологиясе. Кызлар тормыш корып, оныклар пәйда булгач, авылга йөрүләребез генә азрак чикләнде. Әби-бабай янына дип, ял көннәрендә үз оныкларыбыз килә башлады. Хәер, бер дә аптырарлык булмады үзе, кирәк булса, без югында Мәсхүдә апаның кызлары, кияүләре ярдәмнән калдырмый әниебезне. Нәни апа да, үзе әйтмешли, көненә әллә ничә катлый төп нигезне.

Рәхәт тә, кызык та гомер кичерә әбиләребез. Газеталар укыйлар, телевизор карыйлар,  берәр нәрсәгә фикерләре капма-каршы булса, бәхәсләшеп китәргә, ул гына да түгел, үпкәләшеп алырга да күп сорамыйлар. Сүздән сүз чыгып, бер кирәкмәгәнгә килеп чыга инде андый хәлләр. Дуслашулары да тиз була. Әле генә табадан төшкән берәр тәмле ризык белән бергәләп чәй эчү барысын да хәл итә. Шулай булмыйни! Күптән ике генә бөртек калган бит инде алар. Энеләре Фәйзрахман 21 яшендә үк салкын тиеп үлеп киткән, Азия исемле туганнары да яшьли бакыйлыкка күчте. Аларны бик сагыналар, гел искә алып сөйләшәләр, догаларыннан калдырмыйлар.

Кыш – әбиләр өчен сагыну чоры. Икесендә дә кесә телефоны. Чынлап та, исемен җисеменә туры китереп, алар аны кесәдә генә йөртәләр. Алай-болай бер-берсенең шалтыратканын ишетми калсалар, борчылуларына чик-чама булмый чөнки. «Ике тапкыр шалтыраттым. Мәсхүдә телефонын алмый. Авырып китмәгәндер инде. Телефоны никтер эшләми…»  Мондый вакытта балалар, оныклар ярдәмгә килә. Кем аша булса да, әбиләр бер-берсен табышалар, исән-сау булуларын белгәч, бик  шатланышалар. Бу безнең өчен дә бик кирәк. Әбиләр шундый туганчыл булгач, башкалар белән дә элемтәне өзәргә юл куймыйлар. Әвәрә килеп, бәйрәм итеп ятуларыбыз да – шуның бер дәлиле.

Җиргә ак кар яуган саен, Әшнәктәге йортлар күз алдына килә. Сукмаклар күмелгәндер, эзләр югалгандыр инде. Нишлисең, бик күп авыл йортлары шундый язмышка дучар. Җәйгә булса да, капкалар ачылсын иде әле, сукмакларга чирәм үсмәсен, әбиләребез эзләрен яңартып торсыннар иде. Нәни апаның туган көненә кайткан саен, без әнә шундый теләкләр белән китәбез.

Фәния Әхмәтҗанова

Тэглар Фәния Әхмәтҗанова
TweetShare

Фикерләр 1

  1. Аноним says:

    Бик матур тарих)

    Ответить

Добавить комментарий для Аноним Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов БГӘнең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре оешмасы Генераль директоры Мөхәммәт Әл Касем белән очрашты

17:35

Тана алган өчен субсидия бирелә

16:36

Рөстәм Миңнеханов мәгариф министрлары форумында: Мәгарифкә чыгымнар — киләчәккә зур инвестицияләр ул

16:36

“Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире алышынды

16:22

WhatsAppта үзгәрешләр көтелә. Ул башка мессенджерга охшап калырга мөмкин

15:14

Татарстан Мөфтие Татарстаннан хаҗиларның беренче төркемен олы сәфәргә озатты

14:58

Татарстанда табибларның эштән китүе күзәтелә

14:54

Казанда Сабан туе дүрт урында булачак

14:52

8 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

14:43

Танылган юмор остасы Рамил Шараповның машинасына кәҗә кергән

14:42

Түбән Кама юлындагы фаҗига корбаннары арта: авыр хәлдә хастаханәгә озатылган йөртүче вафат булган

13:59

Чистайда 62 яшьлек хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 3 миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калган

13:30
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Сәвия Мөхәммәтҗанова: «Улымның әнисен эзләп табасы иде»

01.06.2023

Биш бала әтисе Рәшит Зиннәтуллин ни өчен ташландыкка әйләнгән?

25.05.2023

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

11.05.2023

Ярдәм кирәк: «Курган өлкәсендә татар авылы янды! Кешеләр бернәрсәсез калды!»

08.05.2023

«Башына җиттегез баланың. Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың!»

05.05.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 8 Июн 2023 - 13:08 АнонимГузэл,афэрин!Алга таба да унышлар сина!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 8 Июн 2023 - 09:59 Илюза Закирова(Галимуллина)Гузэл сенлем Смэел авылы турында бик матур, бай эчтэлекле, зууур Эш башкаргансын. Килэчэк буынга да бик кирэкле мэгълумат булган бу.…«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 7 Июн 2023 - 21:36 ТәнзиләАвылдашыбыз Рәзимә Кашапова язмасы тирән мәгънәле, тәрбияви ягы белән башкалардан аерылып тора.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 7 Июн 2023 - 21:27 ДамирРэзимэ молодец👍 Бик эчтэлекле видео ясагансын. Безнен корэшчелэр чын батырлар. Алар бер жирдэ дэ сынатмыйлар.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)
  • 7 Июн 2023 - 12:21 ГульфанияГүзәл, матурым, бик зур рәхмәт бу бай эчтәлекле видеоязма өчен. 5 минутлык язмага нинди бай материал тупланган. Безгә, туган якларыннан…«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)

СОРАШТЫРУ

Сездә Сабан туе буламы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!