Яңа елны шәһәрнең ике мәйданчыгында үткәрергә мөмкин булачак.
«Черек күл» паркындагы шугалакта бәйрәм концерты , Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү булачак. Тимераякларны арендага 2: 00гә кадәр алырга мөмкин булачак, ә бәйрәм үзе 3:00гә кадәр дәвам итәчәк.
Үзәк чыршы янында «Хитобои» төркеме һәм «Веселые Волгари»ансамбле чыгыш ясаячак. Чара шулай ук 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.