«Ел студенты – 2021» җиңүчесе Алия Әһлиуллина: Көчне дөрес якка юнәлтә белергә кирәк 

Россиянең иң шәп студенты – нинди ул? Моны Илкүләм «Ел студенты – 2021» премиясендә һөнәри белем бирү оешмаларында укучы студентлар арасында төп бүләк – гран-прига ия булган Алия Әһлиуллина яхшы белә. Алия киләчәккә нинди планнар кора? Бүген студентларны нәрсә борчый? Без әнә шул хакта сөйләштек.

«Тумышым белән Нурлаттан мин. Мәктәптә укыган чакта бию түгәрәгенә йөрдем, волонтерлык белән шөгыльләндем, белем йортыбыздагы укучылар үзидарәсенең бер вәкиле идем. Мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы көллиятенә укырга кердем. Бүген менә өченче курста белем алам», – дип таныштырды Алия үзе белән.

Укудан тыш җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә ул. Студентлар берлегенең беренче курста белем алучылар белән шөгыльләнүче махсус комитетында «Кураторлар һәм остазлар мәктәбе» җитәкчесенең урынбасары булып тора. Моннан тыш, республика күләмендә уздырылучы «Беренче лига», «LIGA PROF», «LIGA FORUM», «Ел казанышы» һәм башка проектларда актив катнаша, шушы ук чараларда оештыручы буларак та читтә калмый. «Студентлар тормышының менә шул яклары ошый да инде. Моны мин икенче курста укыган чакта аңладым. Укып кына утыру күңелсез бит, яшь чакта ташып торган көчне дөрес якка юнәлтә белергә кирәк! Әлбәттә, укудан тыш эшчәнлегем күп вакытымны алса да, беренче чиратта мин – студент. Актив тормыш рәвеше алып бару чыныктыра, тагын да күбрәк эшләргә этәрә, вакытны дөрес бүләргә өйрәтә. Шуңа күрә укуда авырлыклар туганы юк әле», – ди Алия.

Аның белән без студентларны борчыган мәсьәләләр турында да сөйләштек. «Кайсы гына чорны алсаң да, студентларны һәрвакыт йокысызлык, сессия, акча җитмәү борчыган. Еллар узу белән әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары гына үзгәрә. Бүген студентларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максаты белән төрледән-төрле иҗтимагый оешмалар эшли. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ел саен яңа грант проектлары белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен тиешле ярдәм күрсәтә. Һәркайсын исәпкә алсаң, мөмкинлекләрнең күп булуы күренә», – дип сөйләде ул.

Илкүләм масштабтагы «Ел студенты» премиясендә Алия тәүге тапкыр катнаша икән. «Быел мин «Ел казанышы» республика премиясендә катнаштым. Әлеге чара миңа бик күп яңа мөмкинлекләр ачты, үземнең көчемә ышанырга ярдәм итте. Моннан тыш, «Ел казанышы»ндагы көндәшләремнең файдалы күнекмәләрен дә үзләштердем. Миңа калса, Россия күләмендә үз эшчәнлегемне лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәргә нәкъ әлеге бәйге ярдәм итте», – дип сөйләде Алия.

«Премиягә ничек әзерләндегез соң?» – дип тә сорадык без аннан. «Ел студенты» премиясенә мин «Ел старостасы» номинациясенә гариза бирдем. Читтән торып катнашу этабын узганнан соң мине дистанцион форматта узачак төп этап көтә иде. Анда без барлыгы дүрт төрле сынауда көч алыштык. Аларга без бик нык әзерләндек. Республика премиясендә тәкъдим ителгән барлык уңышлы презентацияләрне яңадан карап, үз эшчәнлегемне анализлап, нәрсәгә басым ясарга кирәклеген чамаладым. Дусларым, студентлар берлеге һәм җитәкчеләр алдында чыгыш ясап карадым. Сынаулар вакытында, кара-каршы утырып аралашмасак та, Россиянең төрле төбәкләреннән булган катнашучыларны тыңлау һәм тәҗрибә белән уртаклашу аеруча кызык булды. Ә инде җиңүем турында ишеткәч… Ышанмадым! Бу турыда хыяллана гына идем. Бу урында минем гаиләмә, безнең уку йортында тәрбия бүлеге җитәкчесе Юлия Гариповага һәм әлеге бүлекнең барлык хезмәткәрләренә, Татарстан делегациясе җитәкчесе  Нелля Пулатовага, шулай ук остазларым  Алия Кыямова һәм Никита Лобановка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», – дип сөйләде ул.

Алиянең киләчәккә планнары да зурдан. «Яңа исем – яңа мөмкинлекләр. Алардан булдыра алганча файдаланасы иде. Ниятләр инде билгеләнгән, тормышка ашырасы калды. Алда мине соңгы курс, диплом эшен яклау, югары уку йортына укырга керү һәм студентлар тормышы белән бәйле бик күп яңа проектлар көтә. Сез алар турында һичшиксез ишетерсез әле».

Лилия Гыймазова

 

 

 

 


Фикер өстәү