Казанда өч кеше виски эчеп үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

Үлгән ирнең хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. 

Казанның Симонов урамындагы бер йортта 36 яшьлек ир-атның, билгесез тагын бер ир-атның (шәхесе ачыклана) һәм 26 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган. Алар ялган виски белән агуланып үлгән.

Сыйфатсыз хәмер эчеп гүр иясе булган ирнең 25 яшьлек хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Тикшерүчеләр “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Килеп туган хәлләргә ачыклык кертелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Татарстан прокуратурасы фаҗига буенча тикшерү эше башлап җибәргән. Ведомство шулай ук җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган.


Фикер өстәү