Һәр балага – 10 мең сум: Дәүләт Думасы акчалата ярдәм турындагы закон проектын тикшерә

Дәүләт Думасы балаларга ай саен 10ар мең сум акча бирү турында закон проектын карап тикшерәчәк.

Россия Дәүләт Думасы балаларга, 18 яшькә җиткәнче, айлык акчалата түләү тәкъдим ителгән закон проектын карап тикшерәчәк. Документ проекты Дәүләт Думасының Законнар чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасы сайтында басылып чыккан.

Закон проектын кабул итү очрагында, бу 42 миллион гаиләгә кагылырга мөмкин. Түләүнең гаилә кеременә кертелүе һәм 18 яшькә кадәрге балага һәр ай саен бирелүе күздә тотыла.

“Закон проекты кешеләрнең аз якланылган катлаулары – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Росстат мәгълүматларына караганда, илдә 17,8 миллион кеше фәкыйрьлек чигендә яши. Шул ук вакытта аз керемле гаиләләрнең 82 проценты – балалы гаиләләр”, – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Шулай ук әлеге айлык түләүне, инфляция дәрәҗәсенә карап, һәр ел саен индексацияләү күздә тотыла.


Фикер өстәү