«Лента» кибетенә бер ир-ат ут төрткән

Томскида «Лента»сәүдә үзәгендә ут төртүдә шикләнелүче тоткарланган. Компания мәгълүматларына караганда, ул сәүдә залында эшләгән гипермаркетның подрядчы оешмасы хезмәткәре булып чыккан.

«Ул үз гаебен таныган, аның белән полиция эшли», – дип хәбәр итә «Лента»матбугат хезмәте.

Гипермаркетта янгын бүген пиротехника сата торган бүлектә чыккан. Ялкын 5 мең кв.м мәйданны ялмап алган, бинаның түбәсе җимерелгән. 200гә якын кеше эвакуацияләнгән, зыян күрүчеләр юк.

 

 

 


Фикер өстәү