Татарстанда 10 газ тутыру станиясе ачылды

Татарстанда автомобильләргә газ тутыру буенча яңа 10 компрессор станциясе файдалануга тапшырылды. «Газпром» офисыннан видеоэлемтә режимында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» идарәсе рәисе Виталий Маркелов катнашты.

Станцияләр Казанда, Түбән Кама, Әлки, Апас, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында урнашкан. Аларның гомуми җитештерүчәнлеге күләме елына 90,3 млн куб. м тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов, «Газпром»ның Татарстан өчен стратегик партнер булуын билгеләп үтте. Газ-мотор ягулыгы базары – ике арадагы уңышлы хезмәттәшлекнең ачык үрнәкләреннән берсе, диде ул. Президент әйтүенчә, 2013 елда, әлеге базарны үстерү программасы тормышка ашырыла гына башлаганда, Татарстанда нибары 11 газ заправкасы булган, хәзер исә – 38. Ул шулай ук автомобильләргә газ тутыру станцияләренә 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә инвестицияләр җәлеп ителүен, мондый ягулык куллануның икътисади яктан да, экологик яктан да файдалы булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, автозаправка челтәрен үстерү белән беррәттән, ягулык сыйфатында газ кулланучы техниканың санын арттыру җәһәтеннән дә зур эшләр алып барыла. Бүген республикада автомобильне газга көйләү буенча 10 пункт эшләп килә. Газ белән эшләүче техниканың саны, 2013 елдан бирле 12 тапкыр артып, бүген 11 мең берәмлектән артыграк.


Фикер өстәү