Путин Европадагы киеренкелектә кемнәрнең гаепле булуын әйткән

Президент Владимир Путин Россия Оборона министрлыгының 2021 ел йомгаклары буенча уздырылган коллегиясе утырышында АКШның иминлек турындагы барлык халыкара килешүләрдән чыгуын, чөнки аңа мондый килешүләрнең кызыклы булудан туктавын белдергән. Шул сәбәпле Еврапада киеренкелек урнашты, дигән Президент.

“Безгә юридик яктан билгеләнгән озак вакытлы гарантияләр кирәк. Әмма без хәтта моңа да ышанырга ярамавын беләбез. Ник дигәндә, Кушма Штатлар үзләренә кызыксыз тоела башлаган барлык халыкара килешүләрдән җиңел генә чыга. Бик җиңел генә. Ничектер аңлатырга тырышып, яки бөтенләй аңлатмыйча гына да. Ракета һөҗүменнән саклану, ачык һава буенча килешү белән шулай булды. Шулай да тел белән ышандыру гына булмас иде әле бу. Мондый ышандыруларның, сүзләр һәм вәгъдәләрнең нәрсәгә кайтып калуын беләбез”, – дигән Президент.


Фикер өстәү