Җомга, 2021 елның 31 декабре татарстанлылар өчен ял көне булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1-6 гыйнвар, ә тагын 8нче гыйнвар – Хезмәт кодексы нигезендә яңа ел каникуллары, 7 нче гыйнвар – эшләми торган бәйрәм көне – Раштуа бәйрәме.
2022 елда 1 һәм 2 гыйнвар бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, яллар 1 гыйнвардан — 3 майга (сишәмбе ); 2 гыйнвар – якшәмбедән 10 майга (сишәмбе) күчерелә.