Татарстанда 30 градуслы салкыннар көтелә

Иртәгә, 23 декабрьдә, төньяктан килгән һава йогынтысында Татарстанда көчле салкыннар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Татарстанда аязучан болытлы һава, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көн дәвамында юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә һәм иртән 20-25, ә аязганда 30 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез  16-21 градус салкын булыр дип фаразлана.

Метеорологларның  фаразлары буенча, җомга, 24 декабрьдә, Татарстанда шулай ук салкын һава торышы сакланачак. Шимбә, 25 декабрьдә, һава температурасы күтәрелә башлаячак. Урыны белән кар һәм буран көтелә.


Фикер өстәү