Чаллы кадетлары 100 яшьлек ветеранның туган көненә бүләк ясаган

Аксакалны Россия Президенты Владимир Путин да котлаган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. 

Чаллыда 49 нчы мәктәп кадетлары 100 яшен тутырган ветеранның өе янында урамда парад оештырган. Балалар, Иван Канидиев яши торган йорт яныннан тигез сафларга басып узган бер мәлдә, “Котлыйбыз!” дип дәррәү кычкырып, юбилярны алкышларга күмгән. Ветеран аларга балконнан кул болгап калган. Аксакал шулай ук Россия Президенты Владимир Путиннан һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтән котлаулар алган.

Иван Канидиев 1921 елда Зирекле авылында туган. 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырылган. Сугыш вакытында Ладогада – 181 нче укчылар полкында хезмәт иткән. 1943 елда немецларга һөҗүм иткән чагында, мина кырына эләгеп, беренче тапкыр яраланган. Фронтка әйләнеп кайтканнан соң бик көчле атыш вакытында кабат яралану сәбәпле, өенә җибәрелгән. Зәй районында агроном булып эшләгән. 1970 елда “КамГЭСэнергострой” СУМ-3 оешмасына эшкә күчеп, 1986 елга кадәр шунда хезмәт куйган.


Фикер өстәү