Футбол туктады, уен – юк

Венгриянең «Ференцварош» командасына яңа баш тренер билгеләделәр. Бу хәбәрнең Татарстан спортына ни катнашы бар диярсез? Бөтенләй үк юк түгел. Чөнки бу вазыйфаны Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Станислав Черчесов башкарачак. Аны исә узган атнада армый-талмый «Рубин»га кодаладылар.

Казан клубының генераль директоры Рөстәм Сайманов бу хәбәрләрне кире какты, «саташу» дип атады. Әмма Черчесов маҗар клубы белән килешү имзалаганчы, аның «Рубин»га киләсен һәм Леонид Слуцкийны алмаштырасын тукып тордылар. Атна-ун көн элек футбол дөньясын Слуцкийның әңгәмәсе шаулатып алган иде. Ике вакыйга арасында бернинди дә бәйлелек юк. Әйе, «Рубин»ның баш тренеры матур һәм үтемле итеп сөйли. Ләкин шәхесенә карата игътибар аның бу таланты өчен түгел, ә Казан командасының начар уены аркасында килеп чыкты. Премьер-лигадагы тәнәфес алдыннан безнекеләр рәттән өч җиңелүгә дучар булды. Якташларыбыз турнир таблицасында нибары 10 нчы урында.

Очко гына түгел, уенда ниндидер өмет тә күренми. Аңлашыла инде: җәй көне «Рубин» берничә уенчысын башка командаларга җибәрде. Араларыннан икесе – «Селтик»ка киткән Карл Старфельт һәм «Динамо»га күчкән Денис Макаров Слуцкий командасында аеруча мөһим уенчылар саналды. Алар урынына килгән футболчыларны да шәп дип әйттеләр. Тик араларыннан бары Дания егете Андерс Дрейр гына үз бәясен аклый булып чыкты. Калганнары алмаштыргысыз егетләр түгел әлегә. Былтыр лидер булган һәм үзен атаклы «Барселона»да уйнарга лаек дип санаган һөҗүмче Джордже Деспотович имгәнеп, ярымсакчы Хвича Кварацхелия Европага китү хыялыннан арына алмагач, «Рубин» турнир таблицасының аскы өлешенә төшәргә мәҗбүр булды.

Димәк, кышын командада үзгәрешләр көтәсе. Имеш-мимешләргә ышансаң, Казанга хәтта Артем Дзюба да килергә мөмкин икән. «Зенит»та бу хәбәрне кире кактылар. Әмма кем белә? Кайчандыр «Рубин»да туп типкән Мөхәммәд Оздоев белән дә шул ук хәл. Соңгы көннәрдә «Спартак» уенчысы Александр Ломовицкийны Казанга кодалыйлар. Килүче табыла икән, китүчесе дә булачак. Һәрвакыттагыча Кварацхелияне телгә алалар. Дөрес булса, аны берьюлы өч инглиз клубы үзенә чакыра икән. Казан ягы инде бәяне дә әйтеп куйган: 13 миллион фунт стерлинг – шуннан да очсызракка эләкмәячәк икән грузин егете. Безнең акчага күчерү мөмкинлеге булмаганнарга ярдәм: 1 миллиард 300 миллион сум тирәсе була бу.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү