Татарстанда иң зур хезмәт хакы алып эшләүчеләрне атадылар

Спортчы-инструктор, директор һәм товар төрүчеләр. Хәзерге вакытта Татарстанда иң зур хезмәт хакы алып эшләүче һөнәр ияләре бу.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бүген спортчы-инструктор –  аена 100 мең сум, директор – 87 мең, товар төрүче – 91 мең, машинист-торба салучы – 90 мең, химия һәм нефть сәнәгате предприятиеләр җиһазын монтажлаучы  82 мең сум акча алып эшли. Электр белән эретеп ябыштыручы, тимерче, монтажникның да хезмәт хакы аз түгел: 67 мең сум. Шул ук вакытта Татарстанда декабрь башына 61 мең чамасы буш эш урыны булган. Шуның 42 меңнән артыграгы (69%) – эшчеләр өчен. Татарстанда 11,5 мең кеше эшсез буларак теркәлгән.

 


Фикер өстәү