Россия Президенты арка-мускул атрофиясе белән интеккәннәргә ярдәм итү кирәклеге турында белдерде

Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән очрашу вакытында арка-мускул атрофиясе (СМА) белән интеккән кешеләргә ярдәм итү кирәклеге турында белдерде. 

Хәзерге вакытта бу авыру белән чирләүче балаларны «Круг добра» фонды дарулар белән тәэмин итә, әмма 18 яшь тулганнарга мондый ярдәм чарасы юк. Шуңа күрә бу эшне җайга салу мөһим.

— Безгә 18 яшькә җиткән кешеләргә нәрсә эшләргә һәм аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында алдан уйларга кирәк, — диде Владимир Путин.

Ил башлыгы мондый авырулардан интегүчеләргә ярдәм шактый кыйммәт булуын искәртте.


Фикер өстәү