​Дәрвишләр бистәсе янындагы М7 трассасында куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат һәлак булган

М7 трассасында Дәрвишләр съезды янында куркыныч юл транспорт һәлакәте булган. Саха (Якутия) Республикасы номерлары язылган фура һәм җиңел машина бер-берсенә бәрелә.

Каты бәрелүдән җиңел машина ике өлешкә бүленә һәм машина йөртүче үлә. Тагын 1 зыян күрүче бар. Ул автомобиль эчендә кысылып калган. Коткаручылар ирне тартып чыгара, ул хастаханәгә озатыла.


Фикер өстәү