Рөстәм Миңнеханов: Авылда эш булдыру өчен шартлар тудыру мәсьәләсен хәл итәсе бар әле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы булган районнарда кешеләргә нинди дә булса һөнәр белән шөгыльләнер өчен шартлар тудырырга кирәклеген әйтте.

«Авылда эшсезлек мәсьәләсен мин генә хәл итә алмыйм. Авыл хуҗалыкларына да бу мәсьәләне хәл итүе авыр. Бөтен кеше дә эшмәкәр була алмый бит. Моның өчен сәләт, батырлык кирәк. Шул ук вакытта без индустрия мәйданчыкларын төзедек, кайбер районнарда ул бик әйбәт бара. Кайбер район башлыкларының моңа игътибары җитми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Президент сүзләренчә, шартлар тудырылгач, уңай нәтиҗә булса, яшьләр дә авылларда калыр иде. «Моның өчен бездә мөмкинлекләр бар. Кешеләргә авылда эш булдыру мәсьәләсендә безгә эшлисе эшләр күп әле», — диде ул федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.


Фикер өстәү