Татарстанда коронавируска бәйле чикләү чаралары гамәлдә калачак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
— Оператив штаб ял итмәячәк, коронавируска каршы тору чаралары дәвам итәчәк һәм чикләү чаралары да гамәлдә булачак, — диде ул. Аның сүзләренчә, оператив штабның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә «туры эфир»лар да оештырылачак, халык белән эшләү дәвам итәчәк.