Быелгы пандемиянең дүрт үзенчәлеген атадылар

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе быелгы коронавирус пандемиясенең дүрт үзенчәлеген атады.

Идарә башлыгы Марина Патяшина искәрткәнчә, быел коронавирус белән симптомнарсыз гына авыручылар саны 4 тапкырга кимегән. Әйтик, 2020 елда андыйларның күрсәткече 20,5 процент иде. 2021 елда – 5,3 процентка калган.

Шул ук вакытта чирне авыр кичерүчеләр саны күп булган. Марина Патяшина сүзләренчә, 2020 елда андыйлар 3,2 процент булса, быел 3,9га җиткән. Моңа өстәп балалар арасында авыручылар саны 3 мәртәбә арткан.
Тагын бер үзенчәлек – гаилә кысасында авыручылар саны күп булган. Алар чирләүчеләрнең өчтән икесен тәшкил итә.


Фикер өстәү