Татарстанның баш токсикологы: “Градусы аз булган эчемлекләрнең куркынычы юк, дип, чик-чаманы онытмаска кирәк”

“Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның баш токсиколог-эксперты Алия Насыйбуллина Яңа елны хастаханәдә каршыламау өчен ниләрдән баш тартырга кирәклеге турында сөйләде:

– Яңа елны безнең бүлектә каршылау – иң куркыныч нәрсәдер. Безнең пациент булмас өчен, иң беренче чиратта, исерткеч эчемлекләрдән, гомумән, баш тартырга киңәш итәр идем. Баш тартмаган очракта да, градусы аз булган эчемлекләрнең куркынычы юк, дип тынычланып, чик-чаманы онытмаска кирәк. Чамасын белмәсәң, алар градусы зур булган хәмердән дә куркынычрак. Икенчедән, алколгольне урамда кулланырга җыенучыларга аеруча сак булырга киңәш итәм. Салкын һавада чама хисе бөтенләй югалырга мөмкин. Хроник авырулары булган кешеләргә исә спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартырга кирәк, – диде табиб.


Фикер өстәү