Альберт Каюмов: «Хайван булып киенергә яратмадым»

Яңа ел бәйрәмен яратмый идем. Чыршы бәйрәменә нинди дә булса хайван булып киенергә кирәк булганга һәм шигырь сөйләткәнгә яратмадым мин аны. Кеше нишләп хайван булып киенергә тиеш, дип өйдә дә, мәктәптә дә киреләнгән истә. Барыбер киендерәләр, шигырен дә сөйләргә туры килә иде.

Иң яратмаган бәйрәм – куян костюмын киеп чыгыш ясаган ел булды. Нишләп мин куян булырга тиеш, бүре дә, арыслан да түгел, дип карышсам да, барыбер киендерделәр. Шигырь ятлау да авыр бирелә иде миңа.

Яңа ел бәйрәме ун көн ял бирә башлагач кына ошый башлады.


Фикер өстәү