«Кыш бабай түгел бит әле бу!»

Мин балалар бакчасына йөрмәдем. Бакчага йөрер яшькә җитеп, башка иптәшләр белән танышырга дип алып баргач, бала-чагаларга карап, «уф» дигәнмен дә, кайтып киткәнбез. 6 яшьтә, социумнан аерылмасын диптер инде, балалар бакчасына урнаштырдылар мине. Мәктәпкә дә керәсе бар ич, кешеләргә ияләшә торырга кирәк. Беренче Яңа елым да шунда булды. Шул ук яшьтә Кыш бабайга ышану белән хушлаштым да. Тәүге журналистик тикшерүем дә шунда булды.

«Утренник»ка бик матур киенеп бардым мин. Әни тырышты инде. Ялгышмасам, кызыл әтәч елы иде ул. Кып-кызыл бәрхет күлмәктән, ап-ак төймәләр тагып, чәчкә мөмкин булган бөтен ялтыравыкларны сиптереп, Кызыл калфак образыннан идем, кыскасы.

Бәйрәм барышында чыршы утларын яндыру традициясе бар бит. Әнә шул вакытта балалар чыршыга карап, хуш-мәмнүн булып басып торырга, «утларыңны яндыр!» дип әйтергә тиеш бер мәл була. Исемдә: чыршыга карар урынга, арлы-бирле, уңга-сулга каранып тордым. Шул чагында чыршыдагы гирлянданың утларын тәрбиячебез кабызганын күрдем. Шалт итеп гирляндасын розеткага тыкты да, менә сиңа могҗиза.

Монысына күз йомдым инде. Хәзер Кыш бабай янына килеп, теләкләр теләү, шигырьләр сөйләү вакыты җитте. Кыш бабайның итәгенә менеп утырдым. Якыннанрак карасам, Кыш бабайның үзебезнең тәрбияче апабыз булуын ачыкладым. «Әй, Кыш бабай түгел бит әле бу. Әйтәм аны Илһамия апа (тәрбиячебез инде бу) баярак түфлиен итеккә алмаштырып утыра иде…» – дип ярып салдым.

Еламадым да, көлмәдем дә. Нәтиҗәләр генә ясалды.

Әмма вакыт узгач, шуны аңладым: тәрбиячеләр балаларга могҗиза тудырырга тырышкан бит. Хәзер дә шулай инде ул. Бүген исә без үзебез дә якыннарыбызга могҗиза тудырыр яшькә җиттек. Бу – авыр хезмәт. Һәм могҗизага тиң хезмәт!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү