Янгын сүндерүче Данис Фәсхетдинов: Авыру тормышымны үзгәртте

30 яшьлек Данис Фәсхетдинов 7 ел янгын сүндерүче булып эшләгән. Шушы вакыт эчендә бик күпләрнең гомерен саклап калган ул. Моннан бер ел элек аның үзенә ярдәм кирәк булды. Ашказанында яман чир тапканнар егетнең. Без аның язмышын газета битләрендә бәян итеп, ярдәм итәргә тырыштык.

Ашказаны авыртып, табибларга баргач, Даниста яман чир ачыклана. Тиз арада операция кирәклеген, аннан соң химия курслары үтәргә туры киләчәген әйтәләр. Егетнең авыр хәлдә калганын ишетеп, якыннары, дуслары ярдәмгә ашыга.

Данисның бер дусты редакциягә мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, изге эшкә газета укучыларыбыз да кушылды. «Ватаным Татарстан»дагы язманы күреп, Алсу һәм Азат Фазлыевлар бу егет өчен концерт куярга теләүләрен белдерде. Булды ул концерт. Лаеш районының Габишев бистәсендә узган чарадан җыелган акча Даниска тапшырылды. Без әле дә аның хәлен белешеп торабыз.

– Авыру тормышымны үзгәртте. Яратып эшләгән эшемнән китәргә туры килде. Табиб кушканнарны үтәп яшим. Дөрес итеп тукланырга, диета тотарга, биш вакыт намазымны калдырмаска тырышам. Үз башыңа төшсә генә сәламәтлекнең кадерен беләсең икән. Мин эшемдәге һәр кешегә рәхмәтле. Җитәкчеләрем мине авыр чакта ташламады. Химия курслары үткәндә ярдәм иттеләр. Эшем фатирлы да итте. Казаннан читтәрәк булуына да ияләштек. Үз куышым, кайтып керер җирем бар,  – ди ул, сөенеп. – Мәкерле авыруны бөтенләй үк җиңдем дияргә иртәрәк әле. Әмма, шөкер, уңайландым инде. Әкренләп эшкә дә чыгармын дип торам. Аллаһы Тәгалә ташламасын. Мөмкинлектән файдаланып, миңа ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Хәлемне белеп торуыгызга да чиксез шатмын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Янгын сүндерүче Данис Фәсхетдинов: Авыру тормышымны үзгәртте” язмасына фикерләр

  1. С новым годам вас как дела у вас спасиба за вас труд Я желаю вам здоровья и счастья

Фикер өстәү