Россиядә коронавирус белән авыручылар кимүе дәвам итә

Россиядә коронавирусның яңа очраклары саны кимүе Яңа ел бәйрәмнәре ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Табиб-терапевт Константин Хоманов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, хәзер илдә «дельта» штаммы кимүе күзәтелә, әмма яңа пациентлар саны үзгәрми.

«Хәзер авыручылар саны кимү безнең илдә Яңа ел каникуллары ахырына кадәр дәвам итәргә мөмкин. Алга таба күпсанлы социаль элемтә, вакцинация узучылар аз булу һәм халыкның битлек киюгә һәм дистанция саклауга тискәре каравы ковид белән авыручылар саны артуга китерергә мөмкин», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, бәйрәм көннәре статистикага тискәре йогынты ясый. Каникулда кешеләр күп аралаша, кассаларда чират тора, кунакларга йөри. Шулай ук шәхси саклану чарасы битлекне дөрес кимәү дә йогынты ясый.


Фикер өстәү