Татарча чыршы бәйрәме турында фильм төшерү өчен Германиядән килгәннәр

Алабуга районының Морт авылы клубына балалар өчен уздырылган чыршы бәйрәмен күрү өчен Германиядән килгәннәр.  Бу хакта Алабуга нуры хәбәр итә.

Германия иҗтимагый балалар каналы татар мәдәнияте, аерым алганда, Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа елны каршылау һәм бәйрәм итү турында фильм төшерергә җыена. Шул максаттан алар Татарстанга килгәннәр.

Бәйрәмдә балалар «Йөзек салыш», «Капкалы», «Чүпләмле» халык уеннарын яратып уйнаганнар, чыршы тирәли әйләнгәннәр, төрле бәйгеләрдә катнашканнар.  Кыш бабай белән Кар кызы татлы бүләкләр өләшкән.

 


Фикер өстәү