Чыршы мае шифасы: бронхиттан коткара, томауны бетерә, авыртуны баса

Ак чыршы (пихта) мае бик күп чирләрдән дәва булып тора.

Тын юллары өчен файдалы. Аны астма, пневмония, бронхит, грипп вакытында кулланалар. Ютәлләгәндә аны аркага, күкрәккә сөртеп, җиңелчә массажлап ятарга кирәк.

Бактерияләрне юк итә. 5 тамчы пихта маен су белән кушып, аромалампага салырга кирәк. Шул рәвешле ул бүлмәне дезинфекцияли.

Авыртуны баса, тукымаларны яңарта. Җиңелчә яраланганда, пешкәндә ярага ак чыршы маен сөртеп куйсаң,  авырту басылачак.

Ютәл вакытында эмальле кәстрүлдә кайнап торган суга 3–4 тамчы май тамызып, башны сөлге белән каплап, шифалы парны суларга мөмкин.

Борынга томау төшкәндә, борын тишегенә берәр тамчы май тамызсаң да файдасы тия. Ак чыршы мае йөткерүне дә бетерә.

Грипп, ОРЗ, ОРВИ вакытында, үпкәләр ялкынсынганда, күкрәкне коры тукыма белән ышкып, ак чыршы мае сөртеп, ябып йоклау да бронхитка каршы үтемле чара булып тора. Моның өчен һәр 5–6 сәгать саен арка, күкрәкләрне яхшылап ышкырга, массаж ясарга кирәк. Һәр процедурадан соң авыруны яхшылап төрергә, йон оекбаш киертергә, өстенә җылы юрган ябарга һәм үләннәрнең кайнар төнәтмәсен эчерергә киңәш ителә. Иртән һәм кичен пипетка белән тел төбенә 3–5 тамчы ак чыршы яки көнҗет мае тамызсаң да, файдасы тими калмас.

Фото: hvorast.ru


Фикер өстәү