Яңа штамм — «дельтакрон»

«Дельтакрон» дип исемләнгән Covid-19 штаммнары гибридын әлегә коронавирусның яңа варианты дияргә иртәрәк.

Мисал өчен, лабораториядә ул бер үрнәкнең икенчесе белән пычрануы аркасында барлыкка килергә мөмкин.

«Массакүләм әмгълүмат чараларында күптән түгел Кипр галимнәренең коронавирусның яңа штаммын, „дельта“ белән „омикрон“ мутациясе ачыклануы турында мәгълүмат чыкты», — дип китерә РИА Новости Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов сүзләрен.

Аның сүзләренчә, 2022 елның 7 гыйнварында GISAID мәгълүматларының халыкара базасына чыннан да коронавирусның бу «вариантының» 25 эзлеклелеге өстәлгән.

«Җентекләп өйрәнгәндә, алар лаборатория контаминациясенә охшаган булып чыкты, ягъни бер үрнәкне икенчеләре белән пычрату», — диде Хафизов, лабораториядә эшләүнең кайбер кагыйдәләрен үтәмәгәндә вариантларның «катнашмасы» килеп чыгарга мөмкин булуын аңлатып.

Белгеч фикеренчә, яңа штаммның үзлекләре, тестларның һәм вакциналарның нәтиҗәлелеге турында вакытыннан алда сөйләргә кирәкми.

«Башта бу гибридмы, әллә лаборатория контаминациясеме икәнен аңларга кирәк. Өстәвенә, башка лабораторияләр шуңа охшашлы нәрсә тапмады», — диде ул.


Фикер өстәү