Татарстанда -23 градуска кадәр салкынайта

Бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә.

«Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

Иртәгә Татарстане кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12 һәм 13 гыйнварда уртача салкын һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, урыны белән -23 була, ә көндез —6..-13 градус.

Моннан тыш, пәнҗешәмбе кар көтелә һәм атмосфера басымы түбән булачак. Шул көннән Татарстанда җылыта башлый. Җомга көндез һава температурасы -4..-9 градус була, төнлә — 5-12 градус салкын. Һава торышы болытлы һәм карлы булачак.

Шимбә шундый ук һава торышы саклана. Якшәмбе көндез -7 градуска кадәр салкын көтелә.


Фикер өстәү