Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен арттырачаклар. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә.
18 886, 32 тиен тәшкил иткән түләүләр эшләми торган ата-аналар, опекунын, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага гына биреләчәк. Ике һәм аннан күбрәк бала туганда пособие һәр балага түләнә.
Шулай ук пособие сорап бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Акча гариза буенча гына бирелә. Аның белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.