Россиядә тагын бер пенсия реформасы көтелә

Бу юлы үзгәрешләр ихтыяри булачак.

Быел пенсия тупланмасын реформалау җәһәтеннән закон проектын кабул итү планлаштырыла. Документта әйтелгәнчә, пенсиянең тупланма өлешен (2014 елда “катырылды”) дәүләтнеке булмаган пенсиягә әйләндерергә кирәк. Моннан тыш тупланма өлешкә салым буенча вычетлар (6 процент), ил хакимиятенең пенсияне финанслашу йөзеннән биргән акчасы һәм 1,4 миллион сумга кадәр тупланма өлеш страховкасы кертелгән.

СберНПФ генераль директоры Александр Зарецкий әйтүенчә, бу зур үзгәреш ихтыяри булачак. Ягъни кеше үзенең пенсия тупланмасын, элеккечә, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасы буенча балларга күчерү яисә аны дәүләтнеке булмаган пенсиягә әйләндерү арасыннан икесенең берсен сайлап ала алачак.


Фикер өстәү