Бастрыкин атыш оештырган Илназ Галәвиевне «үз акылында түгел» дип белдерүнең сәбәбен аңлаткан

Үтерүченең җимергеч субкультура йогынтысында булуы исәпкә алынмаган. 

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин беренче экспертизаның үтерүчене ни өчен, үз акылында түгел, дип тануын аңлаткан. Экспертиза башта Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештыручының психикага җимергеч тәэсир ясаучы субкультура йогынтысында булуын исәпкә алмаган. Нәкъ менә шул сәбәпле шундый нәтиҗә ясалган.

Инде икенче экспертизада ук өстәмә мәгълүматлар тапшырылган. Бу юлы деструктологлар, Галәвиев, психикага җимергеч тәэсир ясаучы агым тарафдарлары гамәлләренә илһамланып, шундый адымга барган, дигән нәтиҗә чыгарган. Агым тарафдарлары дигәндә, Керчь шәһәре уку йортында бик күп студентларның җанын кыйган Владислав Росляков та күздә тотыла.


Фикер өстәү