Илназ Галәвиев мәктәпкә һөҗүм итү өчен берничә ай әзерләнгән булган

Егет массакүләп үтерү һәм колумбайн турындагы идеяләр белән социаль челтәрләрдәге пабликларда танышкан булган.

2021 елның 11 маенда 175 нче гимназиясенә атыш оештырган Илназ Галәвиев, берничә ай дәвамында һөҗүм итү планын уйлаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, җинаять кылу фикере егетнең уена ел башында ук килгән.

«Бу интернет челтәрендәге деструктив оешмаларның аерым алганда, мәктәпләрдә корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланып кылынган кешеләр турында мәгълүмат тәэсирендә булды», — дип белдергән Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин.


Фикер өстәү