Мишустин яңа пандемияләргә әзер булып торырга өндәде

Бүгенге коронавирус пандемиясе соңгысы булмаска мөмкин, Россия моңа әзер булып торырга тиеш. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Гайдар форумында катнашучыларга юлланган видеокотлавында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Якындагы елларда яңа биологик куркынычлардан саклану системасын булдырырга кирәк. Моңа, чирне ничек тә алданрак ачыклаудан алып, тиз генә вакциналар, дарулар уйлап табу һәм аларны җитештерүне оештыруга кадәр – барысы да керә. Күп кенә белгечләр, бу пандемия соңгысы булмаска мөмкин, дип кисәтә. Моңа без әзер булып торырга тиеш”, – дигән Мишустин.

Аның басым ясап әйтүенчә, хакимият кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту һәм гомер озынлыгын арттыруны үзенең төп бурычы дип саный. Моңа профилактика, гадәти һәм югары технологияле медицина ярдәмен үстерү, яңа дарулар уйлап табу һәм аларны җитештерүне оештыру керә.


Фикер өстәү