Татарстанда яшәүчеләрнең 41 проценты 2021 елда тормыш-көнкүрешнең алдагысына караганда авыррак булганлыгын белдергән.
hh.ru порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты узган елның 2020 елдагыдан яхшырак булганлыгын, 21 проценты зур аерма сизмәгәнлеген әйткән, 5 проценты бу җәһәттән берни әйтә алмаган. Респондентлар арасында 18–24 яшьлекләр (36%) күбрәк уңай җавап биргән. 45–54 яшьлекләрдән – 48%, 55тән өлкәнрәкләрдән 46% 2021 елны тискәре бәяләгән.
Узган ел юристлар, банк хезмәткәрләре, сәнгать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен уңышлы булган. Транспорт өлкәсендә эшләүчеләр, киресенчә, 2021 елның аннан алдагысына караганда начаррак булганлыгын күрсәткән.