Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: Сез – безнең  прокурорлар

 Россия матбугаты көне уңаеннан журналистларны тәбрикләү гадәти генә булмады быел. 2022 ел Россиядә халыкларның мәдәни мирасына багышланачак. Шул уңайдан бәйрәм дә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә журналистларны прокурорлар белән чагыштырды.  

– Сезнең бәйрәм прокуратурага 300 ел тулган көннәрдә көннәрдә уза. Ә безнең өчен сез гел прокурор булдыгыз.  Хакимият сезне тыңлый, нәтиҗәләр чыгара, карарлар кыла. Моның өчен сезгә рәхмәт. Мин журналистларга хөрмәт белән карыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.  –  Үзегезнең материалларыгыз аша телевизор караучыларның, газета укучыларның кискен сорауларын, четерекле мәсьәләләрен хәл итәргә булышасыз.

Парламент башлыгы коронавирус темасын да читләтеп үтмәде. Аңлашыла, аны да бер-береңнән читләшү, аралашырга ярамау, авыручылар арту, битлекләр кию алҗыткан. Әмма ул алга таба шушы шартларда яшәргә өйрәнергә кирәклеген тагын бер кат искәртте.

–  «Кызыл зона»да булган һәр журналистка рәхмәттән башка сүз юк. Сезгә карап, мөгаен, бик күпләр уйлангандыр. Хастаханәләрдә сулыш аппараты белән ятучыларны күреп,  чиргә карата мөнәсәбәтен үзгәртүчеләр дә булгандыр. Чынлап та, авыр хәлдәге кешене күрү күпләрне уйландыра, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Бөтенроссия халык санын алуны яктырткан өчен дә журналистларга җылы сүзләрен җиткерде. Үтенече дә бар: фейк хәбәрләргә карата игътибарлы булырга кирәк. Матбугат аңардан өстен булырга, халыкның ышанычын яуларга тиеш.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исә коллегаларына беренче чиратта сәламәтлек теләде.

– Узып киткән ел җиңел булмады. Тик ни генә булмасын, газета укучыларга, телевизор караучыларга халыкчан язмалар, төпле материаллар кирәк. Ә вирус куркыта. «Омикрон» штаммы ике атнадан килеп тә җитәчәк, авыручылар 4 тапкыр артачак, диләр. Шуңа да сак булырга, үзебезне сакларга кирәк. Барыгызга да сәламәтлек  телим, – диде ул.

Чарада матбугат өлкәсендә эшләүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. Хезмәттәшебез – бүлек мөхәррире Гөлгенә Шиһапова Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 


Фикер өстәү