Владимир Путин илдә туризм инфраструктурасын үстерүне тизләтергә кушты

Хөкүмәткә 1 июньгә кадәр әлеге юнәлеш буенча доклад тапшырырга кирәк булачак.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә туризм инфраструктурасын үстерү проектларын тормышка ашыруны тизләтергә кушкан. Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча шундый нәтиҗәгә киленгән.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты касаларында туристлык инфраструктурасын үстерү проектларын кабул итәргә һәм мондый проектлар нигезендә 2022-2023 елларда файдалануга тапшырылырга тиешле объектлар санын арттырырга”, – диелгән документта.
Хөкүмәткә 1 июньгә кадәр әлеге юнәлеш буенча доклад тапшырырга кирәк булачак.


Фикер өстәү