Коронавирус кавыштырды да, аерылыштырды да

Бер ел эчендә илдә яңа корылган гаиләләр саны да, аерылышу очраклары да арткан. Саннар теленә күчсәк, узган елның беренче тугыз аенда гына да Россиядә барлыгы 721077 пар өйләнешкән. Бу алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 140 мең очракка күбрәк. Шул ук вакытта илдә аерылышучылар саны да арткан. Узган елның тугыз аенда Россиядә 481176 гаилә таркалган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 80 мең очракка күбрәк.

Татарстанда шушы ук чорда 6,73 мең гаилә (узган ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. – Д.Г.) төзелгән, 5,89 мең аерылышу очрагы (61,8 процентка күбрәк) теркәлгән. Хәтерләсәгез, узган елның июнь аенда Татарстан таркалган гаиләләр саны буенча ил төбәкләренең беренче унлыгына ук эләккән иде. Гаиләләр, нигездә, хыянәт, акча җиткерә алмау, ир яки хатынның хәмер белән мавыгуы кебек начар гадәтләр аркасында таркала, ди белгечләр.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова бу күренешнең тагын бер сәбәбен атый.

– Бер ел эчендә илдә бер үк вакытта яңа теркәлгән гаиләләр саны да, аерылышучылар саны да арту – коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр нәтиҗәсе. 2020 елны өйләнешергә теләгән парларның күбесе туйларын эпидемиологик вазгыять яхшырганчы дип кичектереп торырга мәҗбүр булды. Чикләүләр аркасында ЗАГСка барып җитә алмаган, яки суд аша аерылышырга өлгермәүчеләрнең дә күбесе бу эшне киләсе елга калдырды. Шул рәвешле узган ел илдә өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар саны да артты, – ди белгеч.

Үзизоляция чорында психолог Чулпан Нигъмәтҗановага ярдәм сорап килгән парлар саны да арткан. Парлыларның күбесе бер-берсен аңламаудан, дөньяга төрлечә караш-максат белән яшәүләре аркасында уртак фикергә килә алмауларыннан зарланган. Тәүлек буе бер түбә астында яшәргә туры килгәч, күп кенә парларның буш вакытны бергә уздыра белмәүләрен дә ачыклаган.

– Коронавируска бәйле чикләүләр аркасында гаиләләр ике төркемгә бүленде. Бер ишләре үзизоляция вакытында бер-берсен бөтенләй яңа яктан ачып, тагын да якынаеп, мөнәсәбәтләрен ныгыта төште. Бала тәрбияләүдән кала башка бернинди уртак кызыксынулары булмаган парлар исә бу чорны талашып, тавыш-гауга белән уздырды. Соңгы арада аерылышу очракларының артуы да күбрәк әнә шуның белән бәйле, – ди психолог.

Заманалар үзгәргән саен рухи кыйммәтләр дә үзгәрә. Еллар узган саен элегрәк башкача мөмкин түгел дип саналган күренешләргә дә мөнәсәбәт башкача була башлый. Гаилә мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Яшерен-батырын түгел, элек-электән дәрәҗәле күренеш саналган гаилә коруга да бүген яшьләрнең күбесе җиңелчә карый. Шушы шартларда, учакка утын өстәгәндәй, гаилә тормышына кагылышлы сәер генә кануннар да гамәлгә керә тора.

Билгеле булганча, узган елның 15 июленнән Россия паспортларында гаилә хәлен, 14 яшькә кадәрге балаларны теркәү ирекле калды. Бу яңалык тирәсендә әле дә булса бәхәсләр куера. Берәүләр үзгәрешне биш куллап хупласа, икенче берләре бу җәмгыятьтә хыянәт, азгынлык кебек күренешләрнең артуына китерәчәк, дип фаразлый. Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова да паспортта гаилә хәлен, балаларны күрсәтүнең ирекле калуын гаилә институтын шактый какшатачак яңалык дип бәяли. «Бүген яшьләр болай да гаилә кору, аерылышу кебек күренешләргә 5 минут эчендә башкарыла торган җиңел эш итеп кенә карый. Паспортлар белән бәйле әлеге яңалык бу мөнәсәбәтне тагын да кискенләштерәчәк. Аерылышучылар саны да артачак кына», – дип фаразлый белгеч.

Чулпан Илдарханова исә  башка фикердә. «Хәзерге вакытта безнең бөтен электрон документлар цифрлаштырыла. Шуңа күрә кешенең гаилә хәле, балалары бармы-юкмы икәнлекне ачыклауның да бер авырлыгы  юк. Бу яңалык нәтиҗәсендә кеше үзе турында ниндидер мәгълүматны яшереп кала алыр дип куркырга кирәкми», – ди ул. Ничек кенә булмасын, бу очракта кешенең намус һәм җаваплылык дигән төшенчәләрне истән чыгармавына гына өмет итәсе кала. Күңелдәге мөһер мөһимрәк.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com/ru


Фикер өстәү