«Тәртипсез» машина йөртүчеләр автомобильсез калырга мөмкин

Дәүләт Думасында машинаны хәтәр йөрткән өчен җәза чарасын кырысландырырга җыеналар.

Дәүләт Думасында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән “машинаны хәтәр йөртү” пункты яңадан каралачак. Дума Рәисе урынбасары Ирина Яровая җитәкчелегендәге эш төркеме утырышында шушы мәсьәлә каралган.

Машинаны хәтәр йөрткән өчен (моңа, әйтик, дистанция сакламау, кинәт тормозга басу, узарга комачаулау, юлдагы хәрәкәт бик тыгыз булганда бер полосадан икенчесенә чыгу керә) җәза чарасы кырысландырылачак. Мондый йөртүченең машинасына хәтле конфискацияләнергә мөмкин. Шулай ук Яровая исерек хәлдә һәм “права”сыз рульгә утыручыларга карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, мондыйларга җинаять җәзасы кертергә кирәк.

ЮХИДИдә әйтүләренчә, юлда хәтәр йөрүне камералар ярдәмендә генә ачыклап булмый. Әмма Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм “Росстандарт” камераларга машинаны «тәртипсез» йөртү очракларын эләктереп алу мөмкинлеге бирә торган проект эшли башлаган инде.


Фикер өстәү