Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылды

Казан Кремленең «Хәзинә» галереясендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан фотокүргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

— Минтимер Шәрипович һәрвакыт зур игътибар җәлеп итә торган шәхес булды һәм әле дә шундый булып кала. Без аның тормышыннан 85 уникаль фотографияләрен тупладык, — диде ул.

Лилия Галимова сүзләренчә, күргәзмә бер айга якын дәвам итәчәк. Керү бушлай.


Фикер өстәү