Татарстан Министрлар Кабинеты, коронавирусның «омикрон» штаммы белән бәйле вазгыятькә карамастан, элеккечә эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг вакытында хәбәр итте.
— Хөкүмәт вәкилләре читтән торып эшләү режимына күчмәячәк, пандемиянең беренче чорында да алай эшләмәдек. Хакимият органнары бөтен республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итәргә тиеш. Ни генә булмасын, барысы да үз урыннарда калачак, — дип белдерде Лилия Галимова.