10 килограмм чикләвек урлаган ир-атны 1 елга төрмәгә утыртканнар

Чаллыда чикләвек урлаган ир реаль срокка хөкем ителгән. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә.

Эш материаллары буенча, узган елның май аенда ир кибеттән 10 килограммга якын әстерхан чикләвеге, фисташка һәм миндаль урлаган. Урланган чикләвекләр суммасы якынча 6200 сум булган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Шикләнелүче тоткарлана, ләкин урланганнарны инде ул ашарга да, сатарга да өлгерән була.

Элегрәк хөкем ителүче җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ир-атны 1 елда 2 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.


Фикер өстәү