“Омикрон” штаммы таралу сәбәпле локдаун кертү ихтималын аңлатканнар

Кремль вәкиле хастаханәгә салу очраклары арту турында мәгълүматлар булмавын әйткән
Россиядә коронавирусның яңа – “омикрон” штаммы таралуга һәм чирләүчеләр саны артуга карамастан, локдаун кертү планлаштырылмый. Дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдергән.

“Саннар – бик мөһим әйбер, алар сәламәтлек саклау өлкәсенә күпме нагрузка төшүе турында сөйли. Әйе, саннарның үсүен күрәбез, әмма алар хастаханәгә салу очраклары үсүгә китерми. Штамм, чыннан да җиңелрәк кичерелә”, – дигән Песков.
Кремль вәкиле билгеләп үткәнчә, хакимияттәгеләр коронавируска бәйле вазгыятьтә хастаханәгә салынучылар саны буенча мәгълүматларга таянып эш итә.
Оператив штаб хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 65 109 очрагы ачыкланган. Бөтен пандемия чоры өчен абсолют рекорд бу. Коронавирус башланганнан бирле илдә инфекция йоктыруның барлыгы 11 173 300 очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү