Коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле кабат “удаленка” кертелә?

Россиядә чирләүчеләр саны артуга карамастан, өйдә торып эшләүгә кабат күчү булмаячак. Кайбер төбәкләрдә битлек режимы кертеләчәк – шуның белән шул. Академик, Россия Фәннәр академиясенең медицина фәннәре бүлеге секретаре Владимир Стародубов “Интерфакс” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Удаленка” чирнең беренче штаммнарының авыр кичерелүе һәм хастаханәләрнең җитмәве сәбәпле кертелгән иде. Хәзер мондый проблема юк. Моннан тыш бүген инде яңа штаммнар өчен вакциналар да булдырыла”, – дигән белгеч.

Галим әйтүенчә, коронавирусның яңа штаммы җиңелрәк кичерелә. Аның үлем-китем белән янау куркынычы да – бик аз дәрәҗәдә. Моннан тыш чир йоктыручыларның ишәюенә карамастан, хастаханәгә эләгүчеләр аз, дип басым ясап әйткән Стародубов. Аның сүзләренә карамастан, элек чирләүчеләрнең 40%ына хастаханәдә дәваланырга кирәк булса, хәзер инде мондыйлар 6%тан артмый.

“Ахыр чиктә чирләүчеләр күп булган төбәкләрдә битлек режимы кертеләчәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә академик.


Фикер өстәү