Коронавирус белән кемнәр күбрәк авыруы турында әйткәннәр

Коронавирус белән авыручылар саны балалар арасында да, яшьләр һәм өлкәннәр арасында да арта.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында «омикрон» белән авыручылар саны барлык яшь төркемнәрендә дә артуын әйтте. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

«Авыруның артуы барлык яшь төркемнәрендә дә теркәлә. Шул ук вакытта 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында авыруның арту очраклары минималь. Әлегә без өлкәннәребезне яңа вирус белән контактта булудан саклый алабыз, моның өчен берничә карар кабул ителә», — диде Роспотребнадзор башлыгы.

Узнан атна белән чагыштырганда, бу атнада ил буенча авыручылар саны ике тапкырга арткан.


Фикер өстәү