Әнисе мунчага кер юарга киткәч яшь ярымлык кыз юкка чыккан

25 гыйнварга каршы төндә Холм шәһәрендәге шәхси йортларның берсендә яшь ярымлык кыз бала юкка чыга. Ул кичтә Ангелинаның әнисе аны үзен генә калдырып, мунчага кер юарга чыгып киткән була. Берәр сәгатьтән соң кайтканда кыз өйдә булмый. Сабыйны күршеләре дә күрмәгән, кар өстендә шикле эзләр дә табылмаган.

Кызның әнисе опека органнары күзәтүендә булган. 34 яшьлек хатынның югалган кызыннан тыш тагын 7 баласы булуы мәгълүм. Алары узган елның декабрендә әниләреннән алынган. Ана 14 яшьлек улына балаларын калдырып, өч көнгә өйдән чыгып югалган булган. Әлеге хәлдән соң  аның нәни кызыннан тыш бөтен балаларын алганнар. Әлеге хатынның балаларын җәберләмәве һәм эчеп йөрмәве мәгълүм. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү