Казанда урам этләрен тоту буенча “кайнар линия” эшли

Ел башыннан бирле 350 кеше мөрәҗәгать иткән инде.

Татарстан башкаласында Казан башкарма комитеты Торак-коммуналь хуҗалык комитетының сукбай этләрне тоту буенча “кайнар линия”се эшләвен дәвам итә. Узган елның июленнән бирле барлыгы 3,2 меңнән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән инде.

Агымдагы ел башыннан 350гә якын заявка алынган. Тотылган барлык этләргә төрле чирләрдән прививкалар ясатыла. Моннан тыш хайванның паразитларын чыгару, аны стерильләштерү эше алып барыла. Шушы эшләр башкарылганннан соң этләр кайдан тотып китерелгән булса, шунда алып кителә. Сукбай эткә тап булучылар бу хакта +7(843) 222-04-44 телефоны аша хәбәр итә ала.

Исегезгә төшерәбез: теләгендә булган кешеләр “Зооцентр”га килеп, үзләренә эт сайлап алырга мөмкин. Быел инде шул рәвешле 10 эткә хуҗа табылган. Узган елда 406 маэмай өйле булган. Берсе – Яңа ел каникулы чорында.


Фикер өстәү