Мәскәү биржаларында хәл кискен: алда ни көтә?

Россиянең финанс базарлары бөтендөнья икътисади кризисының төп үзәгенә әверелде. Үткәндәге һәм киләчәктә булачак санкцияләр белән куркытылган спекулянтлар бу базардагы кыйммәтле кәгазьләреннән ашыгыч рәвештә котылырга ашыга. Үткән атна уртасында финансчылар жаргонында «үлгән мәче сикереше» дип аталган күренеш булып алган: Россия акцияләре кыймәтләнгән иде.

Киләчәге өметсез булганга, ул күренешкә шундый ямьсез исем бирәләр дә инде. Исем үзен аклады, үткән җомгада Россия компанияләренең кәгазьләре яңадан тишеккә оча башлады. Дүшәмбедә инде алар күпкатлы йорт түбәсеннән егылган исерек халәтен күрсәттеләр. Газета хәбәрчесе индексларга вакыт-вакыт күз төшереп торды: саннар кызыл зонада һәм 8–10 процентны күрсәтләр иде. Рус сумы кыйммәтле кәгазьләр койрыгына ябышып бата башлады. Аны коткару өчен, Үзәк банк валюта сатып алуны туктатты. Әмма аның бу адымы бер сәгатьлек кенә тотрыклылык бирде. Сум яңадан доллар аяк астына ятты. «Яшерен сатып алучы» дигән серле резервны мәйданга чыгарырга туры килде. Ул долларларны сумга алыштыра башлагач кына Мәскәү баскан акча долларга 79 сумнан бераз югарырак санда бәяләнә башлап тотрыкланды. Дүшәмбедә генә Россия компанияләре тагын 20 миллиард доллар югалтты.

Үткән ел биржа сәүдәсе табышлы дип, физик затлар депозитлардагы акчаларны алып, акцияләргә тыккан иде. Хәзер алар канлы күз яшьләре белән елый. Брокер хисаплары ачкан миллионлаган россияле бөлү стадиясендә, диләр белгечләр.

Нефть һәм газ югары бәядә торуга карамастан, «Газпром» һәм «Роснефть» кәгазьләре түбәнгә тәгәри. Банклар турында әйтеп тә тормыйбыз инде. ВТБ дүшәмбе көнне 7,6 процентлык кыйммәтен югалтты. Саклык банкы үткән атнада үз акцияләрен үзе сатып алып хәлне тотрыкландырмакчы булып караган иде. Булышмады.

Чит ил инвесторлары (спекулянтлар) Россиянең кыйммәтле кәгазьләрен ташлый. Активлары ягыннан Американың иң зур банкларыннан берсе булган JPMorgan дүшәмбе көнне Россия валютасындагы барлык позицияләрен дә ябуы турында белдерде. 2021 елның җәендә генә бу банкның белгечләре, Үзәк банк ставканы күтәрү сәбәпле, сум ныгыр дигән ышаныч белдергән иде. Күрәбез, үзләрен финанс өлкәсендәге иң яхшы аналитиклар дип санаучылар да нык ялгыша.

Көнбатыш чикләрдә киеренкелек кимемәсә, сум зур каршылык күрсәтә алмас, дип кычкыра финансчылар хоры.

Бу хәлләр инфляциянең яңа дулкынын көчәйтәчәк, әлбәттә. Димәк, биржа түнтәрелешен безнең кесәләр белән капларга туры киләчәк.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: chaslaukoniukh.com


Фикер өстәү